Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлаучыларны бүлү чарасында катнашты.

Уку тәмамлану алдыннан кая да булса эшкә билгеләү процедурасы мөһим этап булып тора. Сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре потенциаль хезмәткәрләр белән очрашып, алга таба багланышлар урнаштыру мөмкинлегенә ия. Тимур Мөбарәкшин чыгарылыш укучылары алдында презентация белән чыгыш ясады, аның өстенлекләре, социаль ярдәм чаралары, безнең шәһәрдә һәм учреждениедә эшләү шартлары турында сөйләде.

Бүгенге көндә кадрларны җәлеп итү КБМҮнең өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары программасы гамәлгә ашырыла. 500 мең сумлык Грант торак шартларын яхшыртуга, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да каралган. Грантлар программасы эше башланганнан бирле КБМҮдә Россиянең башка төбәкләреннән 29 табиб-белгечләрне җәлеп итү мөмкин булды. Татарстан Республикасы социаль ипотека программасында катнашучыларга туган һәр балага 200 мең сум күләмендә компенсация түләнә.

Моннан тыш, Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуга 100 мең сум күләмендә өстәмә компенсация турында Карар кабул итте.

Чәршәмбе, 27 март 2019, 16:24