Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда алданган өлешчеләр проблемаларын чишү буенча эш дәвам итә. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеш объектларында – 65/10 һәм 65/06 торак йортларда булды. Башта шәһәр башлыгы 65/10нчы 10 катлы торак йортта төзелеш эшләренең барышын карап чыкты. Әлеге участокта төзелеш эшләрен "Евростиль" ҖЧҖ алып бара. Хәзерге вакытта төзелеш объектында 7 катка кадәр дивар салу буенча эшләр башкарылды, плитәләр монтажланды. Әлеге йортта күптән көтелгән фатир ачкычларын 119 алданган өлешче алачак.

Аннары шәһәр башлыгы 65/06 йортның эш барышы белән танышты. 17 катлы торак йортны «Профит» компанияләр төркеме төзи. Хәзерге вакытта биредә 3,5 кат төзелеп беткән.

Объектларны караганнан соң, Наил Мәһдиев аларны вакытыннан алда тапшыру бурычын куйды. Шул ук вакытта бу эшнең сыйфатына зыян китермәскә тиешлеген билгеләп үтте.

«Бездә 939 алданган өлешче бар иде, бүгенге көндә алар 214 калды. Без проблеманы 70% ка хәл иттек, соңгы адым калды, ул иң авыры. Шуңа күрә бераз гына калды, әмма мәсьәләне 2019 елда хәл итәргә тырышырга кирәк, гәрчә план буенча бөтен җирдә 2020 ел торса да. Менә без бурыч куябыз. Аларда 2020 елның икенче кварталы тора, без төзүчеләрдән 2019 ел ахырына кадәр эшләрне тәмамлый аласызмы дип сорыйбыз. Төгәлли алсалар, бик шәп булачак. Төзелеш дисциплинасының ни дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, алар, әлбәттә, хәл итәргә тырышырлар дип уйлыйм», – диде мэр.

Чәршәмбе, 27 март 2019, 16:37