Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Гаиләләрне балалары туу белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Ул ана капиталы сертификатын тапшырды, аны куллануның төп юнәлешләрен искә төшереп, әлеге сертификат дәүләттән сизелерлек ярдәм булыр дип өмет белдерде.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда 40 меңнән артык сертификат бирелгән, 12,8 млрд сумнан артык суммага 33.376 гаилә ана капиталы акчаларын файдаланган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 март 2019, 16:49