Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче мәктәпкәчә учреждениеләрнең ике мәйданчыгында булды: 63нче микрорайонда «Сабантуй» һәм 14нче яңа шәһәрнең «АБВГДейка» балалар бакчаларында. Ике учреждениенең дә подрядчысы - «Твой дом» төзелеш оешмасы.

"Сабантуй" балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән. Хәзер үк бу бакчага юллама алу өчен 352 ата-ана чиратка баскан. 63 микрорайонда төзелеп килүче 18 төркемнең тугызы ясле яшьтәге балалар өчен булачак. Алар барысы да мәктәпкәчә учреждениенең беренче катында урнашачак. Учреждениедә шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен исәпләнгән катнаш төркемнәр дә эшләячәк.

"АБВГДейка" балалар бакчасы Яңа шәһәрнең 14 комплексында төзелеш тәмамланганнан соң 220 яшь чаллылыны кабул итәчәк. Учреждениеләрдә комплектлаштыру 1 апрельдән башланачак.

Моннан тыш, быел яңа мәктәпкәчә учреждениеләр 35 комплекста, Замелекесье бистәсендәге 14 комплекста барлыкка киләчәк. Чаллы төзүчеләренә 1 сентябрьгә барлыгы алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тапшырырга кирәк булачак. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тапшырылуын исәпкә алып, автокалада бакчалар саны 126га җитәчәк.

Чәршәмбе, 27 март 2019, 17:37