Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев, чаллылыларга социаль ипотекага биреләчәк  63/15 йортын карап йөрде. 403 льготникка исәпләнгән әлеге 10 катлы йортны күтәрү белән "Домкор" компаниясе шөгыльләнә. 

"Быел чират тизрәк бара. Әгәр былтыр без 364 фатир бирә алган булсак, быел бу бер йортта гына да фатирлар саны 400дән артык", - диде Наил Мәһдиев.

"Домкор"ның генераль директоры, Татарстанның Атказанган төзүче Мөнир Гайнуллов хәбәр иткәнчә, әлеге йортны быелның май аенда тапшырырга планлаштыралар. Ул шәһәр мэрына юллар ремонтлау һәм микрорайонда яңа инфраструктура булдыру өстендә алып барылган эшләр өчен рәхмәт белдерде.

Чәршәмбе, 27 март 2019, 17:50