Яр Чаллыда Студентлар волейбол лигасы кысаларында волейбол буенча сайлап алу ярышлары тәмамланды. Әйләнеш системасы буенча беренче булып һөнәри белем бирү учреждениеләре егетләре уйнады. Барлыгы 6 команда: В. Д. Поташов исемендәге техник көллият, Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы, Е. Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте, Кама техник-икътисад көллияте, педагогия көллияте һәм КФУ фәнни-техник институтының инженер-икътисад көллияте. Ярышлар нәтиҗәләре Х шәһәр "Студентлар Спартакиадасы" исәбенә барачак.
Ярышлар 3 этапта уза: "Март" сезоны-25-27 мартта (урта махсус уку йортлары егетләре арасында) һәм 3-5 апрельдә (урта махсус уку йортларында укучы кызлар арасында); "Апрель" сезоны-25нән 26 апрельгә кадәр югары уку йортлары яшүсмерләре һәм кызлары арасында;
Судьялар корпусы 11нче олимпия резервы спорт мәктәбе укытучыларыннан тора.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 09:23