Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Орган залында Россиянең халык артисты пианист-виртуоз Денис Мацуевның концерты булды. Виртуоз-пианист Игорь Лерман Камера оркестры белән чыгыш ясады. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Концерт башланыр алдыннан кунакларны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сәламләде: «Гаҗәеп Денис Мацуев, чын мега йолдыз, Россиянең халык артисты һәм Чаллының чын дусты бүген янә бездә кунакта. Денис Леонидович инициативасы буенча без концерт кына түгел, ә тагын да күбрәк эшлибез. Икенче ел рәттән Мәскәү музыка мәктәбенең иң яхшы педагоглары бирегә килә, мастер-класслар бирү һәм шәһәребезнең сәләтле балалары өчен тыңлаулар оештыра. Быел 93 бала шундый мөмкинлек алды», - дип билгеләп үтте ул.

Дүрт яшь чаллылы «Яңа исемнәр» Россия хәйрия фонды стипендиатлары булды: Григорий Грицков – кларнет, 3нче балалар музыка мәктәбе; Алия Ибәтуллина сынлы сәнгать – 1нче балалар сәнгать мәктәбе; Миләүшә Шәмсиева - «2нче балалар музыка мәктәбе» фортепиано; Карина Молчанова-домбра, 7нче балалар сәнгать мәктәбе.

Денис Мацуев Яр Чаллыда яшь талантлар әзерләү дәрәҗәсен югары бәяләде: «Яңа исемнәр – индустрия түгел. Алар уникаль бүләк, талантка ия һәм безнең бурыч аларга зур тирән музыкантлар буларак үсәргә ярдәм итү».


Иң яхшыларның яхшылары Суздаль шәһәренә «яңа исемнәр» фондының җәйге иҗат мәктәбендә бушлай белем алырга барачак. Быел анда Чаллының сигез баласы юллама алды. 

"Дүрт бала җәйге иҗади лагерьга фонд хисабына барачак һәм тагын дүрт бала өчен йөкләмә алдык", – диде Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Маэстро өчен Орган залы сәхнәсенә шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән чәчәкләр куйдылар. Ул барлык килгән кунакларга үз сәламнәрен җиткерде.

Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 09:55