Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 2019 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең эш йомгаклары һәм бу елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән табигатьне саклау законнары нормаларын куллану буенча гавами фикер алышу булып узды.

Чарада ТР буенча Росприроднадзор идарәсе, ТР президенты Аппараты хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль идарәләр, прокуратура һәм хокук саклау органнары, республика муниципаль берәмлекләре, предприятие һәм оешма, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчеләре катнашты.

Гавами фикер алышу барышында экологик законнарда әһәмиятле үзгәрешләр, Дәүләти экологик күзәтчелек уздыруда яңалыклар әйтелде, шулай ук калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм урнаштыру буенча эшчәнлекнең лицензия таләпләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре ачыкланды.

Чарада катнашучыларны кыскача гына Росприроднадзор эшчәнлеге белән таныштыру өчен «2018 елда дәүләт контролен реформалау нәтиҗәләре» ролигы күрсәтелде. Сәламләү сүзе белән Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин мөрәҗәгать итте.

"Хәерле көн хөрмәтле коллегалар. Сезне Яр Чаллыда сәламләвемә шатмын. Без республика өчен эре стратегик мөһим сәнәгать объектлары урнашкан Кама сәнәгать үзәге үзәгенә җыелдык. Шуңа күрә биредә экологик характердагы сораулар шактый. Сезнең белән һәм экология министрлыгы белән уртак эш нәтиҗәсендә без үзебезнең мәсьәләләрне хәл итә алабыз. Яңа реформаларда аңлашылмый торган нәрсәләр күп, эш процессында сезнең белән бергә барысын да тикшерербез дип уйлыйм", - диде ул, фикер алышу барышында нәтиҗәле эш теләде.

Беренче доклад белән Россия Табигать күзәтчелегенең республика идарәсенең экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Кадрия Хисмәтуллина чыгыш ясады. «Үз сайтыбызда без ел саен хисаплылык сроклары һәм формалары турында мәгълүмат бастырабыз. Хисаплар буенча мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре һәм шәхси кабинет аша электрон документ һәм электрон имза белән җибәрергә кирәк. Исәп - хисапны цифрлы имза булмаса кәгазь вариантта да тапшырырга мөмкин», - дип аңлатты ул.

Аннары "2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән табигать саклау законнары нормаларын куллану. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү" темасы буенча ТР буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Елена Попова таныштырып үтте.

Аннары ул агымдагы ел башында үз көченә кергән закон актларында кайбер үзгәрешләр турында сөйләде.

Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 13:03