Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, өлкән яшьтәге гражданнарны алдау очраклары арткан.

Пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итүче юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялган мәгълүмат тарата.

Әлеге хезмәт пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне Гражданинның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшереп карарга була.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 13:26