Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 һәм 2 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә "Цифрлы төбәк" Open Innovations Startup Tour төбәк этабы узачак. Технологик эшмәкәрләр үз проектларын инновацияләр өлкәсендәге иң яхшы экспертларга тәкъдим итә  һәм стартаплар конкурсында катнаша алачаклар. Теркәлү катнашучылар һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен ачык.

Россиядә һәм БДБ илләрендә перспективалы инновацион проектлар эзләү буенча иң зур чара югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында узачак (Машина төзелеше ур., 91). Катнашучылар 300 мең сум күләмендәге бүләк һәм инновацияләргә ярдәм фондының «Старт» программасы буенча ике миллион сум алу мөмкинлеге өчен көрәшәчәк. Яр Чаллыда конкурска 92 гариза кабул ителде.

Чараны оештыручы, «Сколково форумы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Екатерина Иноземцева: «Конкурска проектларны сайлап алганда без һәрвакыт «Сколково» катнашучысы статусы бирелгәндә кулланыла торган критерийларга таянабыз, чөнки алар төгәл һәм аңлаешлы. Бу – команданың җитәрлек булуы, технологик яңалык, фәнни база нигезләмәләренә һәм нигезләренә каршы килмәве, дөнья базарында көндәшлеккә каршы торучанлыгы. Проект югары дәрәҗәдә әзер булырга тиеш. Аны тәкъдим иткән кешенең технологик бурычны хәл итүнең асылын аңлавы һәм бу бурычны хәл итәргә сәләтле команда буларак ресурслары булуы мөһим».

Чаллыда StartupTour белем бирү программасы икътисадның төрле өлкәләрендә әйдәп баручы спикерларның лекцияләрен һәм мастер-классларын, «Төбәкләрдә цифрлы алгарыш чыганаклары» панель дискуссиясен һәм Skolkovo Demo Day сессиясен үз эченә ала.  «Сколково» турында белергә телисез, әмма сорарга ояласыз» темасына фикер алышуда экспертлар Фондның бурычлары һәм проектта катнашу турында сөйләячәкләр, шулай ук сорауларга җавап бирәчәкләр.

Конкурста катнашучыларны 1 апрельдә ментор сессиясе көтәләр, шуның нәтиҗәләре буенча алар, экспертларның киңәшләрен һәм искәрмәләрен тыңлап, тәкъдим ителгән проектларны эшләп бетерә алачаклар. 2 апрельдә жюри өч конкурс юнәлешләрендә иң яхшы стартапларны сайлап алачак –медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнология, индустриаль һәм энергетика технологияләре, мәгълүмат технологияләре. Барлык җиңүчеләр дә Startup Village конференциясендә катнашырга чакыру алачак.

Чаллыда массакүләм мәгълүмат чараларын Open Innovations Startup Tour төбәк турында аккредитацияләү өчен сайтта теркәлү узарга кирәк, шунда ук чараның программасы һәм спикерлар исемлеге басылып чыкты.

Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 14:04