Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлбостан Мөсәбих кызы Алмакаевага 95 яшь тулды.

Гөлбостан Мөсәбих кызы ТАССРның Минзәлә районы Күгәш авылында туа. Сугыш елларында Менделеевскида фронт өчен кием тегү цехы башлыгы булып эшли. Сугыштан соң Теләнче Тамак авылына күчеп, пенсиягә чыкканчы мәктәп-интернатта хезмәт укытучысы булып хезмәт куя. 1985 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Гөлбостан Мөсәбих кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән район Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 16:17