"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проектының сайлап алу туры узды. Конкурста Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Сарман, Актаныш, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарыннан 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнашты.
Егетләргә үз-үзләрен презентацияләргә, иҗади номерлар башкарырга кирәк иде. Алар шулай ук "Тарих байлыгы" интеллектуаль конкурсын уздылар, "Туган як" һәм "Гаилә традицияләре" темаларына үзләре әзерләгән видеопрезентацияләрен күрсәттеләр.
"Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проекты финалына 9 кеше узды:
Динар Мөрәдимов, Яңа Чишмә районы;
Динар Хуҗин, Яр Чаллы;
Рифат Төхбәтуллин, Яр Чаллы;
Нияз Галиев, Яр Чаллы;
Салават Җиһаншин, Балык Бистәсе районы;
Булат Сәйфетдинов, Балык Бистәсе районы;
Нәзиф Шәйгалләмов, Сарман районы;
Риназ Гаскәров, Яр Чаллы;
Илдар Шәяхмәтов, Актаныш районы.
Конкурсның финалы 12 апрель көнне "Шатлык" яшьләр үзәгендә булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 март 2019, 17:03