Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә Идел буе халыклары мәдәниятләрен саклау һәм үстерү фонды ТР Юстиция министрлыгында теркәлү узды. Фонд үз эшчәнлеген автокалада яшәүче Идел буе халыклары вәкилләре белән очрашулар һәм "түгәрәк өстәлләр" үткәрүдән башларга ниятли.

«Соңгы вакытта Идел буе халыклары мәдәнияте һәм аларның туган телләре юкка чыгу куркынычы туа. Идел буе территориясендә уннарча халык яши – руслар, татарлар, башкортлар, чуашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар, калмыклар һәм башка халыклар. Без шуны онытмаска тиеш: милли мәдәният - ул җыр һәм бию генә түгел, яшәү рәвеше дә», – ди фонд рәисе Ренат Гыйззәтуллин.

Фонд туристлык сәфәрләрен оештырырга, туган телне өйрәнү өчен кичке мәктәпләрне оештыруда ярдәм күрсәтергә, халыкларның мәдәни чараларын оештырырга һәм үзешчән сәнгать төркемнәре белән алмашырга планлаштыра.

Чаллыда яшәүчеләрне Фонд катнашучылары булырга чакыралар. Тулырак мәгълүмат: инстаграмм-fond.rt, почта fond@media-rt.ru.

Җомга, 29 март 2019, 09:02