Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсы комиссиясенең икенче утырышы узды, аны Башкарма комитетның мәдәният идарәсе оештырды. Конкурс Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче иҗат хезмәткәрләренең активлыгын күтәрү максатын күздә тота. 

Конкурска мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң яхшы казанышларны булдыруга, саклауга һәм таратуга ярдәм итүче әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен башкаруның югары дәрәҗәсе белән аерылып торган эшләр тәкъдим ителде.

Җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнәчәк: «әдәбият», «сынлы сәнгать», «музыкаль һәм башкару сәнгате», «театр сәнгате». Конкурс комиссиясе һәр номинация буенча бер җиңүчене билгели. Җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә Габдулла Тукай скверындагы тантаналы чарада игълан ителәчәк.

Җомга, 29 март 2019, 11:30