Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча "BabySkills" конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурс WorldSkills Russia стандартларын (Яшь профессионаллар чемпионаты) исәпкә алып үткәрелде. Анда 93 бала катнашты. Финалга 25 катнашучы чыкты.

Жюри составына мәгариф идарәсе белгечләре, өлкән тәрбиячеләр, Яр Чаллы педагогия көллияте вәкилләре керде. Конкурс сынаулары барышында һәр компетенция буенча биш укучы сайлап алынды, алар агымдагы елның апрель аенда Казанда «BabySkills» конкурсының республика этабында катнашачак. "Физик культура, спорт һәм фитнес" - Алинә Бродовская 31нче "Кызыл калфак" балалар бакчасы; "Мәктәпкәчә тәрбия" - Мәликә Гәрәева 98нче "Балачак планетасы" балалар бакчасы; "Ресторан сервисы" - Әмин Фәйзуллин 1нче  "Шатлык" балалар бакчасы, "ЮХИДИ инспекторы"  - Александр Горбунов 63нче  "Жемчужинка" балалар бакчасы, "Төзүче-инженер" - Таһир Абдуллов 108нче номерлы "Бәхетле балачак" балалар бакчасы.

Җомга, 29 март 2019, 14:14