Яр Чаллыда Гражданнар оборонасы, саклау һәм территориядән гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә РСЧС территориаль системасының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгакларын тәкъдим иттеләр. Әлеге темага доклад белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Рафаил Зыятдинов чыгыш ясады.
Гражданнар оборонасы саклагыч корылмаларын куллануга һәм даими әзерлектә тоту мәсьәләләрен яхшырту максатларында 15 июньнән 30 июльгә кадәр шәһәрдә гражданнар оборонасының саклагыч корылмаларын иң яхшы карап тотуга һәм аларның әзерлегенә смотр-конкурс уздырылды.
Яшь буынга техноген һәм табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында гражданнар оборонасы һәм гамәлләр нигезләрен өйрәтү юнәлешләренең берсе булып студентларны «тормыш куркынычсызлыгы» дисциплинасына өйрәтү тора. Укыту-матди базаны үстерү һәм камилләштерү буенча эшнең торышын өйрәнү, уку процессының нәтиҗәлелеген арттыру һәм яңа технологияләрне гамәлгә кертү максатыннан 9-16 апрель көннәрендә шәһәрнең иң яхшы һөнәри белем бирү учреждениесе смотр-конкурсы үткәрелде.
2018 ел Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Мәдәният куркынычсызлыгы елы дип игълан ителгән иде. 2018 елда «Халыкның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлекнең иң яхшы җирле үзидарә органы» исеменә смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында Яр Чаллы шәһәре беренче урынны алды.
Чара кысаларында Иң яхшы хезмәт вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Фоторепортаж монда тәкъдим ителгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 март 2019, 14:22