Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 9 апрельгә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Әлеге чара яшь талантлы шагыйрьләрне, оста шигырь сөйләүчеләрне эзләү һәм ачыклау максаты белән уздырыла.
«Ак каурый» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр үзләре язган шигырьне яки яраткан шагыйренең шигырен татар телендә тәкъдим итәләр.
Бәйгегә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге өлкән сыйныф укучылары һәм югары, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чакырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 14:33