Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Тарих (Тарихи) бранч" проекты кысаларында икенче очрашу булачак. Чараны автокаланың Тарихи-туган якны өйрәнү музее оештыра. Бу юлы очрашу театр сәнгате турында фикер алышуга багышлана. Музей белгечләре Чаллы театры тарихының кызыклы фактлары турында сөйләячәкләр. Алсу Хаҗанова "Ключ" театр студиясендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Шулай ук «Paradox» шәһәрендә балалар-яшьләр театры режиссеры Руслан Герасимов чараның спикеры булачак.

Тарихи бранч-шәһәр тарихын өйрәнүгә багышланган уникаль клуб-лекция проекты. Катнашучылар айга бер тапкыр шимбә көнне җыела һәм чакырылган экспертлар белән чәй өстәле артында шәһәр тарихы турында сөйләшәләр.

Җомга, 29 март 2019, 16:53