Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген өч шәһәр мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды: Г. Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.

Ярминкәләрдә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Сәүдәдә Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре актив катнашты. Габдулла Тукай яр буендагы ярминкәдә Сарман муниципаль районы оештырган концерт программасы бәйрәм атмосферасы тудырды.

Шәһәргә барлыгы 6 млннан артык суммага 57 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлегенең сәүдә һәм техник җиһазланыш буенча идарә рәисе урынбасары Дамир Җамалиев та булды. Киләсе ярминкәләр 6 апрельдә шул ук мәйданчыкларда узачак.

Шимбә, 30 март 2019, 12:52