Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" мәдәният сараенда  #МәдәниМинимумТатарстан бөтенроссия акциясе кысаларында «Гамлет в остром соусе» әдәби спектакле күрсәтелде. «КАМАЗ» мәдәният сараеның «Гравитация» клубын (җитәкчесе Оксана Наумова) сәхнәдә Италия драматургы Альдо Николаиның «Гамлет в остром соусе» пьесасын тәкъдим итте. Биредә Шекспирның «Гамлете»нда сурәтләнгән билгеле вакыйгалар яңа интерпретация ала. Үлемсез фаҗига вакытында Уильям Шекспирның тагын бер төп персонажы – Фрогги гениаль король пешекчесе пәйда була. Әсәрдә нәкъ менә ул, эшен югалтудан куркып барысына да таныш интрига чыгара.

Төп вакыйгалар аш бүлмәсендә бара. Пешекчеләрнең Дания Корольлегендә барган вакыйгаларга үз карашы бар. Шекспир геройлары да анда пәйда була, әмма романтик халәттә түгел. Аш бүлмәсе персонажлары диварлар артында барган вакыйгаларны да шәрехлиләр. Драматург аларны үзенең, параллель сюжетына җәлеп итә. 

Якшәмбе, 31 март 2019, 10:06