Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

46нчы мәктәптә "Яр Чаллы Спорт территориясе" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында мини-футбол буенча турнирның финал уеннары һәм ябылу тантанасы булды.

Турнирда урта һәм өлкән яшь төркемнәре буенча яшүсмерләр-яшьләр клубларының 26 ишегалды командасы көч сынашты. Әлеге чарада 282 бала катнашты. Турнир эмоциональ һәм кызыклы килеп чыкты, балалар үзләренең физик мөмкинлекләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов мөрәҗәгать итте.  "Җиңү күп очракта уенчыларда дуслык, үзара ярдәм һәм үзара аңлашу рухының ни дәрәҗәдә үсүенә бәйле. Вәзгыятьне дөрес бәяли белү дә мөһим. Бу сыйфатлар балаларга спортта гына түгел, тормышта да кирәк булачак", - дип ассызыклады ул.

Проектның финанс партнерлары-шәһәр Советы депутаты, «Проминдустрия» ҖЧҖ директоры Николай Атласов, «Волгопром» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Николаев. Иганәчеләр вәкилләре дә балаларны котладылар.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Огонек» һәм «Импульс», 2 урынны «Бригантина» һәм «Вега» командалары алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм футбол туплары белән бүләкләнде. Шулай ук һәр уенчыга «Яр Чаллы Спорт территориясе» дигән истәлекле билге тапшырылды.

«Яр Чаллы Спорт территориясе» хәрәкәтенең төп максаты – шәһәрдә яшьләр һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм аңа ярдәм итү.

Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 11:03