Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Экскурсия икенче блог-тур кысаларында узды. Соңгы «эшлекле дүшәмбе» вакытында шәһәр мэры Наил Мәһдиев ИТ-парк эшчәнлеге белән танышу кирәклеге турында сөйләде: «Минем уйлавымча, безнең бизнесның зур өлеше Чаллы ИТ-паркында булган мөмкинлекләрдән файдаланырга мөмкин булуы турында белми», – диде ул вакытта шәһәр башлыгы.

Блог-турда 14 блогер катнашты, аларга язылучыларның гомуми саны 104 мең кешене тәшкил итә. Чарада теләге булган чаллылылар да катнаша алды.

Катнашучыларга беренче эш итеп Бизнес-инкубаторны күрсәттеләр, аның төп функциясе эшмәкәрләргә һәм үсешне яңа башлаучы стартаперларга ярдәм итү. Стартап-проектлар җитәкчесе Фаем Әхмәтҗанов бина буенча экскурсия үткәрде һәм бүген резидентлар гамәлгә ашыра торган проектлар турында сөйләде.

Кунакларны Чаллыдан 15 яшьлек Дмитрий Метла проекты кызыксындырды. Егет үзе 19 нчы мәктәптә укый, әмма бу аңа балалар өчен укыту программасын эшләргә комачауламый. Аның эшләнмәсе балага югары профессиональ дәрәҗәдә мультфильмнар өчен сценарийлар иҗат итәргә өйрәтә. “Хәзерге вакытта балалар күпчелек вакытларын компьютер артында уеннар уйнап, файдасыз сайтларда утырып үткәрәләр", – диде Дмитрий.

Моннан тыш, блогерларга ут кабу очрагын анализларга һәм янгын сүндерү чараларын һәр ноктага юнәлдерү мөмкинлеге бирә торган җайланма проектын, шулай ук брендларның уникаль акцияләре турында мәгълүмат белән кушымтаны тәкъдир иттеләр.

Аннары экскурсия «Кванториум» балалар технопаркында дәвам итте. Биредә блог-турда катнашучылар виртуаль «КАМАЗ»ны карый, яңа предмет – геоинформатика белән таныша алдылар, анда укучылар Татарстан, Россия һәм дөнья карталарын формалаштыралар, аларны төрле мәгълүмат төрләре буенча структуралаштыралар. Шулай ук катнашучылар үз көчләрен машина белән идарә итүдә сынап карадылар.

Беренче блог-тур вакытында фикерләр лидерлары 41 нче һәм 30 нчы яңа мәктәпләрдә булдылар. Чараның тулырак фоторепортажын Вконтакте "Чаллы шәһәре администрациясе” төркемендә таба аласыз.

Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 14:16