Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәрнең 55 мәктәбеннән укытучылар «ТИСБИ» Идарә университеты филиалына инглиз телен укыту өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен җыелды. Чарада катнашучылар хәзерге яшьләр халыкара аралашу теле буларак инглиз телен белергә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Чарада катнашучылар шулай ук Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә, «Алабуга» икътисадый зонасы предприятиеләрендә һәм башкаларда да инглиз телен белүче белгечләр кирәк, дип йомгак ясадылар.

Мәктәп педагогларын югары уку йорты укытучылары тарафыннан эшләнгән һәм кулланыла торган фәнни технологияләр һәм методикалар кызыксындырды, шул исәптән уен технологияләре, дәресләрдә кулланыла торган интернет-программалар.

Семинарда катнашучылар: инновацион үсештә инглиз теленең роле; иң яхшы казанышларны исәпкә алып укыту өлкәсендә хезмәттәшлек; укытучыларның квалификациясен күтәрү; укытуда онлайн ресурслардан файдалану (укыту видеороликлары, веб-күнегүләр һәм тестлар, укыту өчен онлайн-платформа) һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Надежда Нестерова һәм "ТИСБИ" Идарә университетының халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Регина Хисаметдинова әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

«ТИСБИ» филиалы базасында шәһәр мәктәпләренең Инглиз теле укытучылары өчен сөйләм теле клубы булдырылган. Катнашучыларның тәҗрибә уртаклашу, проблемалар буенча фикер алышу мөмкинлеге бар.

Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 12:48