Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Антонида Михайловна Артемьева Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Антонида Михайловна Чистай районының Үтәк авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында ятим кала, әти-әниләре һәм абыйлары вафат була. 1942 елда колхозга төрле эшләргә китә, җәен тырмалый, басуда эшли, печән чаба һәм башка эшләрдә йөри. Сугыштан соң кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә дүрт бала тәрбияли. Хәзерге вакытта ветеранның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Яр Чаллы шәһәренә 2002 елда балалары янына күчеп килә. Антонида Михайловна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" , "Хезмәт ветераны" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова, «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наталья Удальцова, Автозавод районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Диләрә Сергеева котлады.

Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 13:31