Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Юбилярны РФ президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котладылар.

Владимир Тимофеевич Чистай районының Рус Сарсазы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында баржада механик ярдәмчесе була. Сугыштан соң Рус Сарсазы авылының туган колхозында эшли башлый.

1951 елда Чистай шәһәрендә училищены тәмамлый. 1951 елдан 1955 елга кадәр Совет Армиясе сафларында Тын океан флотында хезмәт итә. Аннары Чистайда икмәк заводында механик ярдәмчесе булып эшли. 1971 елда Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы «Челны Водоканал»да хезмәт куя. 

Владимир Тимофеевич 2 бала тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар."1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярга Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Резидә Хафизова, шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов, ТИҮ рәисе Зоя Пиванова котлады.

Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 15:30