Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 апрель көнне 15:00 сәгатьтә "Шатлык" яшьләр үзәгендә «Сугышчан җырлар театры» шәһәр конкурсының сайлап алу туры узачак.

Катнашучылар жюри игътибарына мини-спектакль рәвешендә хәрби куелышлар тәкъдим итәчәкләр, сугыш турында җырлар башкарачаклар. Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарын туган ил тарихына җәлеп итү, патриотик һәм гражданлык сыйфатларын формалаштыру, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Чарада 11 яшьтән алып 17 яшькәчә булган гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр, яшүсмерләр-яшьләр клубларының яшьләр армиясе отрядлары катнашачак.

Җиңүчеләр 18 апрель көнне «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак конкурсның финалына чакырылачак.

Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 15:27