Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы бер мандатлы округын үстерү мәсьәләсе буенча Россия Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән очрашты. Очрашу барышында Кама автомобиль комплексы заводларының ярты гасырлык юбилеена багышланган автокала икътисадын үстерү чаралары планын үтәү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, сүз Мәләкәс елгасын экологик реабилитацияләү, локаль чистарту корылмалары һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен төзү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында барды.

"Шәһәр үсешенең комплекслы планы шәһәр җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «КАМАЗ» ААҖ белән берлектә әзерләнде, безнең уртак бурыч – Бөтенсоюз төзелешенә 50 ел тулуны Яр Чаллы шәһәре икътисадына өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлеге буларак файдалану.  Барлык дәрәҗәләрдә дә уңышлы проектлар, ирешелгән нәтиҗәләр турында кат-кат сөйләргә, элек кертелгән акчаларның югары нәтиҗәлелеген дәлилләргә, тормыш сыйфатын күтәрү өчен барысын да эшләргә кирәк. Аңлашу бар, без бер юнәлештә эшләргә әзер, уртак эш планы турында фикер алыштык. Куелган бурычларны хәл итү өчен федераль максатчан программа бар, ләкин бүген күп нәрсә шәһәр хакимиятеннән тора – проект-смета документларын, документларның тулы пакетын әзерләргә кирәк", – дип белдерде Әлфия Когогина.

Сишәмбе, 2 апрель 2019, 08:22