Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясенең зур залында Татарстан Республикасының Халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның тууына 70 яшь тулуга багышланган «Гомер агачы» дигән юбилей күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында юбиляр РФ Рәссамнар берлегенең «Традицияләр һәм осталык өчен» алтын медале белән бүләкләнде.

Мадияр Хаҗиев – күренекле рәссам, Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты. Ул үз эшләрендә кеше һәм табигать гармониясе, туган якка, туган йортка мәхәббәт чагылдырылган гомумкешелек темасын тәкъдим итә. 

Мадияр Хаҗиев Татар халкының гына түгел, төрки дөньяның тарихын («Көнчыгыш сюжеты» – 2005, «Хан гаиләсе» – 2000, «Казан ханбикәсе Сөембикә» – 2002, «Атилла» – 2002 һ.б.) чагылдырган тарихи темаларга эшләр сериясен иҗат итте. Икенче серия Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган ("Г. Тукай балачагы" – 2003, "Кырлайда яз" – 2005, "Габдулла Тукайның үсмер чагы" – 2003 һ.б.). Күргәзмә 21 апрельгә кадәр эшләячәк.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 08:30