Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Заман» яшьләр үзәгендә «Хәтер. Балалар» конкурсы старт алды. Видеопроект 3 яше тулган, ата-аналары Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре булган балалар арасында үткәрелә.

Проект үсеп килүче буынның игътибарын Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Балаларда һәм яшьләрдә патриотик хисләр, әхлакый кыйммәтләр һәм актив тормыш позициясе формалаштыруга, шулай ук балаларны һәм аларның ата-аналарын иҗатның уртак төрләренә җәлеп итүгә ярдәм итү максаты күздә тотыла.

Проект 1 апрельдән 9 майга кадәр өч этапта үткәрелә:

1 этап: 1-10 апрель - гаризалар кабул итү;

2 этап: 11 - 12 апрель - конкурсантларның профессиональ видеоязмасы;

3 этап: 15 апрель-15 май - социаль челтәрләрдә видеороликлар урнаштыру һәм трансляцияләү.

Конкурс Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр һәм прозаик әсәрләрдән өзекләр уку, җырлар башкаруга юнәлдерелгән.

Проектта катнашу өчен 10 апрельгә кадәр оештыру комитетының электрон почтасына mczaman@mail.ru видеоролик белән билгеләнгән үрнәктәге катнашучы гаризасын тапшырырга кирәк.

Конкурсның рәсми сайты. Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70 һәм 8 (906) 330 26 11.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 10:38