Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада полиция хезмәткәрләре чаллылылар белән әңгәмәләр үткәрә, аларга аферистлар гамәлләреннән саклану чаралары, мошенниклык төрләре һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Участок уполномоченныйлары шәһәр урамнары буйлап рейдка чыктылар. Тәртип сакчылары хезмәт күрсәткән участокларда яшәүче өлкән чаллылыларда булып, аларга мошенниклыкны профилактикалау буенча мәгълүмати листовкалар таратты. Шулай ук төрле балалар белем бирү учреждениеләрендә булдылар, анда мәгълүмати стендларда профилактик характердагы мәгълүмат урнаштырылды.

Сишәмбе, 2 апрель 2019, 14:25