Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Мизгел" милли-мәдәни клубы Бөтендөнья татар яшьләр форумы һәм URBANTATAR белән берлектә яңа тере музыка бәйгесе игълан итә. Әлеге бәйге татар музыкасын җанландыру, эксперименталь һәм альтернатив музыкаль проектларга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Үзең генә яки төркем белән җыр башкарырга һәм аны видеога төшереп mizgel1919@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Гаризалар 14 апрельгә кадәр кабул ителә. 15 апрель көнне  16:00 сәгатьтә иң яхшы башкаручыны билгеләячәкләр. Төшерелгән видеоларга инстаграмда @mizgell һәм "Вконтакте" челтәренең https://vк.com/myzgel төркемнәрендә онлайн тавыш бирергә мөмкин булачак.

Җиңүчеләр Казанның бәйсез татар музыкантлары – The Kam, GAUGA, MALSI MUSIC, Altan һәм Илгиз Шәйхразиев белән 27 апрель көнне 15:00 сәгатьтә безнең шәһәрдә узачак “Мин татарча сөйләшәм” чарасында бер сәхнәдә чыгыш ясый алачаклар.

Сишәмбе, 9 апрель 2019, 16:33