Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә партиянең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Зубарев, «Бердәм Россия» фракциясе шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев халыкны кабул итте.

Чаллылылар мөрәҗәгать иткән сораулар эшкә урнашу, торак шартларын яхшырту, чаралар үткәрүдә ярдәм итү темаларына кагылды. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше пенсия һәм торак законнары белән бәйле иде. Барлык сораулар да эшкә кабул ителде, аның нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән срокларда хәбәр ителәчәк.

Партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Вәзирә Сәлимова билгеләп үткәнчә, халык белән мондый эш форматы чаллылылар белән кире элемтәнең нәтиҗәле коралы булып тора.

Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 08:23