Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Россия мәдәният министры урынбасары Сергей Обрывалин белән «Мастеровые» театры өчен яңа бина проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

"Яр Чаллыда күп еллар «Мастеровые» театры уңышлы эшләп килүче - республиканың әйдәп баручы театр коллективларының берсе. Аны тамашачылар бик ярата, билетлар әле спектакльгә кадәр үк таралып бетә, залны тутырган рәхмәтле тамашачылар һәр премьераны түземсезләнеп каршы ала. Әмма актерлар өчен җайлаштырылган махсус бина, декорацияләр өчен мәйданнар булмау театрның лаеклы эшчәнлегенә комачаулаучы тискәре факторлар булып тора. Без барыбыз да, шәһәр хакимияте, республика хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, ярты миллионлы шәһәрдә рус драма театрын иҗади очыш өчен лаеклы, заманча, уңайлы шартлар булуын телибез, монда тырышлыгыбызны берләштерергә тиешбез!"- дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 08:37