Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Студентлар волейбол лигасы кысаларында волейбол ярышлары дәвам итә. Егетләр артыннан кырга алты һөнәри белем бирү оешмасыннан кызлар чыкты. Әйләнә-тирә системасы буенча ярышлар 3 һәм 4 апрельдә Л. Б Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы базасында узачак. Финалга чыгу өчен:   В. Д. Поташов исемендәге техник көллият, Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, медицина көллияте, педагогия көллияте, шулай ук Идел буе спорт һәм туризм академиясе командалары көрәшәчәк. Ярышлар нәтиҗәләре шулай ук Х шәһәр "Студентлар Спартакиадасы" исәбенә кертеләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар 3 этапта уза: «Март» сезоны - 25-27 мартта (урта махсус уку йортлары егетләре арасында) һәм 3 - 5 апрельдә (урта махсус уку йортлары хатын - кызлар командалары арасында); «Апрель» сезоны-25-26 апрель көннәрендә Югары уку йортлары яшүсмерләре һәм кызлары арасында; «Май» сезоны-27-28 майда урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортларының иң көчле командалары арасында.

Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 08:44