Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 апрельдә 10:30 сәгатьтә шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасының эшлекле үзәгендә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов чаллылыларны кабул итәчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиянең Татарстан Монополиягә каршы федераль хезмәте идарәсе заманча җайга салу максатларын һәм бурычларын аңлату буенча чаралар комплексын эшләгән. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында гражданнар һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.

Катнашучыларны алдан теркәү, шулай ук кабул итүгә сораулар язу (Ф.И.А.и., оешма, телефон, сорау) otdelsmp@yandex.ru емайлы яки (8552) 30-58-95 телефоны буенча башкарыла.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 16:28