Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының социаль эшмәкәрләре ярдәм сорап Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәгенә (коммерциячел булмаган ресурс үзәге) мөрәҗәгать итә алалар. Үзәк социаль эшмәкәрләрнең һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның үсешенә ярдәм итә, мәгълүмати, консультатив һәм белем бирү чаралары күрсәтә, шулай ук финанс, милек һәм башка ярдәм чаралары алуда хезмәттәшлек күрсәтә.

Эшнең төп юнәлешләре арасында – социаль проектларны эшләүдә ярдәм итү, проектларны эксперт бәяләве, конкурс һәм грант программаларында катнашу, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, яшьләр социаль эшмәкәрлеген үстерү һәм проектлау. Үзәк хезмәтләре бушлай күрсәтелә. 

Элемтә өчен мәгълүмат – "Вконтакте" социаль челтәрендә төркем: https://vk.com/cissrt

ciss.rt@mail.ru

+7 (843) 222-90-60 (өстәмә 211, 212)

Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт – Эшмәкәрләр йорты (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00дан 18:00 сәгатькә, җомга 9.00-17.00 сәгатькә кадәр).

Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 16:25