Быел фестиваль 21 нче тапкыр уза. Оештыру комитетына студентлар иҗат коллективларыннан барлыгы 125 гариза кергән, бу 350дән артык катнашучы. "Музыка" номинациясендә 59 гариза кабул ителде, «Оригиналь жанр» номинациясендә – 7 гариза, «Журналистика һәм блогинг» номинациясендә – 29 гариза, «Хореография» номинациясендә студентлар жюри хөкеменә 24 номер тәкъдим итәчәк, ә «Театр» номинациясендә 6 чыгыш игълан ителде.
Сайлап алу турларында мәгариф учреждениеләренең иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашты: Яр Чаллы педагогика көллияте; Яр Чаллы сәнгать көллияте; Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте; Яр Чаллы сәүдә-технология институты; «ТИСБИ» Идарә университеты; В. Д. Поташов исемендәге Яр Чаллы техник көллияте; Яр Чаллы медицина көллияте; Яр Чаллы политехника көллияте; КФУның Яр Чаллы филиалы; Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы; Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты; В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы; КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 апрель 2019, 13:11