Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Яр Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында «Татар дозоры» квест-уены узачак. Катнашырга гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары чакырыла. Квест-уенда катнашу өчен биш кешедән торган команда җыярга, гариза тутырырга һәм өй биремен үтәргә кирәк, ягъни: татар телендә  хаталы язылган биш элмә тактаны табарга (мәсәлән, урам исемнәре, биналардагы элмә такталар) һәм аларны urbantatar@gmail.com почта адресына җибәрергә.

Квест автокаланың Үзәк урамы буенча аң-белем алу, мавыктыргыч уен форматында оештырылудан гыйбарәт. Уен берничә мәйданчыктан тора. Квест нәтиҗәләре буенча һәр категориядә өч җиңүче команда билгеләнәчәк: укучылар һәм студентлар арасында. Әлеге командалар 27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең "Мин татарча сөйләшәм" концертында бүләкләнәчәк.

Катнашу өчен гаризаны күрсәтелгән сылтама буенча җибәрергә: https://goo.gl/forms/icQN0SI6bvqI3ihE3.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 16:23