Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасында «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Фән» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина "хөкүмәт сәгатенә" комментарий бирде: «Бик күп актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, бу, барыннан да элек, аналарга ярдәм итү, туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү, яследә өстәмә урыннар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, диспансерлаштыру, сәламәт туклану һәм башка бик күп мәсьәләләр. Балалар диабеты проблемасына аерым игътибар бирелде: хәзер балалар инсулин помпалары (шикәр диабеты белән авыручыларга бик югары төгәллек белән инсулин кертергә мөмкинлек бирә торган уникаль кыйммәтле приборлар, дозировкада хаталар булмый) дәүләт гарантияләре программасы буенча бирелә торган ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертелде. Һәм бу - безнең авыруларга зур ярдәм. 2018 елның 31 декабрендәге 3053-р санлы Боерык Хөкүмәт сайтында урнаштырылган. Шикәр диабеты белән авыручы барлык балалар да помпа материалларын бушлай, дәүләт хисабына ала алалар, ә бу гаилә бюджеты өчен аена 10-15 мең сум акчаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк».

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 08:45