Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

IT-паркта "XXI гасыр лидеры" балалар, яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләре Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы финалы узды. Конкурс Яр Чаллыда 2003 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 700дән артык талантлы чаллылы катнашкан.

Быел конкурста шәһәрнең 25 балалар, яшьләр һәм студентлар иҗтимагый оешмаларыннан 60 кеше ярышты.

Конкурс финалистлары өчен соңгы конкурс сынавы – «Спич» булды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: «Балалар иҗтимагый берләшмәсе активисты» номинациясендә (11-13 яшь):

1 урын - Гадешева Ангелина – «Балалар мәрхәмәтлеге ордены»;

2 урын - Закирова Дарья - «Эколаф» берләшмәсе;

3 урын - Мирзаева Карина – «Балалар мәрхәмәтлеге ордены».

«Балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясендә (14-15 яшь):

1 урын - Майорова Дарья – «Ирекле территория» ТР буенча Төбәк иҗтимагый оешмасы;

2 место - Хәбибуллина Розалия – «Ирекле территория» ТР буенча Төбәк иҗтимагый оешмасы;

3 урын - Шарапова Дарья – "Мин-вожатый" берләшмәсе.

"Яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры" номинациясендә (16-17 яшь):

1 урын – Гыйлемханова Айсылу- «Синең балачак инициаторлары»;

2 урын - Мешалкина Аделина - «Шәһәр укучылар Советы» балалар иҗтимагый берләшмәсе;

3 урын - Бәширов Матвей –  "Ирекле территория" ТР буенча Төбәк иҗтимагый оешмасы.

«Яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясендә (18-25 яшь):

1 урын - Матюшкин Андрей - «Ирекле территория» ТР буенча Төбәк иҗтимагый оешмасы;

2 урын - Ворожцова Анна – «Җиңү волонтерлары»;

3 урын - Мукминов Дмитрий – "Шәһәр студентлар советы".

"Югары һәм махсус урта уку йортлары яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры":

1 урын - Гурбанова Нэля – «Студентлар хезмәт отрядлары»;

2 урын - Кочуркова Елена – «А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университетының Яр Чаллы филиалы»; 
3 урын - Хәбирова Алинә – «Яхшылык бүләк ит» проекты Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты. 

«Балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясе буенча:

1 урын - Иванова Елена – Speaktome Инглизчә сөйләшү клубы җитәкчесе;

2 урын - Сенцова Татьяна - «Синең балачак инициаторлары» җитәкчесе урынбасары.

«Яшьләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә:

1 урын - Арменков Артем – «Ремдизель» яшьләр советы җитәкчесе;

2 урын - Рассолова Елена - "Чаллының яшь галимнәр һәм аспирантлар" оешмасы җитәкчесе;

3 урын - Идрисов Денис – "Шәһәр студентлар советы" җитәкче урынбасары.

Барлык җиңүчеләр дә акчалата грантлар белән бүләкләнде, шулай ук алар шәһәрне республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәкләр.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 10:21