Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр индексацияләнде, шул исәптән социаль пенсияләр дә 2%ка артты. Яр Чаллыда шундый төр пенсия алучы 9 мең кеше бар.

Арту хәрбиләргә, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга билгеләнә торган пенсия алучыларга, «Ленинград блокадасы» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, шулай ук һәлак булган (вафат) хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльчеләрнең гаилә әгъзаларына кагыла.

Социаль пенсия алучылар өчен дә түләү артачак. Аларга иминият стажы һәм баллары булмаган яки иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек булмаган гражданнар керә. Социаль пенсиягә шулай ук 1,2,3 төркем инвалидлар, инвалид балалар, туендыручысын югалткан һәм ата-аналары билгеле булмаган балалар, Россиядә яшәүче чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар хокуклы.

Әлеге очракта индексация пенсионерларга, аларның эшләвенә яки эшләмәвенә карамастан башкарыла.

Яр Чаллыда  социаль пенсиянең уртача күләме артканнан соң 8500 сумны тәшкил итә. Беренче төркем инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга социаль пенсиянең уртача күләме 12700 сум һәм 12800 сум. Индексациядән соң, хәрби травмалар алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларның пенсияләре уртача 29,9 мең сумга, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм ике пенсия алучыларның пенсияләре 34,9 мең сумга кадәр арткан.

Элегрәк 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка артты, бу 2018 ел инфляция күрсәткечләреннән югарырак. Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум тәшкил иткән, пенсия баллының бәясе 87,24 сумга кадәр арткан. Индексация нәтиҗәсендә эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе уртача мең сумга арткан.

2019 елда да Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан түбән айлык кереме булган пенсионерлар булмаячак. Эшләмәүче барлык пенсионерларга Пенсиягә федераль социаль өстәмә Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр җиткереләчәк, ул 8 232 сум тәшкил итә. Бу сумма Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән пенсия күләменнән һәм социаль яклау линиясе буенча социаль түләүләр күләменнән барлыкка килә.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 10:42