Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр Чаллыда эшлә!" язгы һөнәри юнәлеш бирү акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Ул 15нән 20 апрельгә кадәр алты көн дәвам итәчәк. Апрель этабында тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр, мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары катнашачак. Экскурсияләр, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узачак. Акциядә актив катнашучылар өчен #работайВЧелнах, фотоконкурсы башлана, җиңүчеләр акция партнерларыннан призлар алачак.

Әлеге акция беренче тапкыр безнең шәһәрдә 2017 елда старт алды. Ике ел эчендә 4 акция узды, 145 һөнәри юнәлеш бирү чарасы оештырылды, аларда 4984 кеше – мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр катнашты.

Акция чаралары мәктәп укучылары һәм студентларның һөнәри ориентлашуына, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә ихтыяҗ булган һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга, мәктәп укучыларын, студентларны һәм аларның ата-аналарын шәһәр территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрнең эше белән таныштыруга юнәлдерелгән. Быел акция "WorldSkills" халыкара чемпионатына һәм Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышлана.

Белешмәләр өчен телефоннар: 54 22 24, 8 962 573 06 20, 8 927 495 32 10

Акциянең рәсми сайты монда.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 11:33