Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы ИТ-паркында бу минутларда «Җитештерүне цифрлаштыру: практик карарлар» семинары уза. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «Ренова-Холдинг Рус» ҖЧҖ стратегик планлаштыру һәм үсеш директоры Олег Фомичев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Үз продуктларын «Цифра» компанияләр төркеме – сәнәгать өчен цифрлы карарлар җитештерүче Россиянең иң эре компаниясе тәкъдир итәчәк. Чара башланыр алдыннан кунакларга «Мониторинг системасы булган цифрлы цех моделе» макеты тәкъдим ителде.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов семинарның кооперация элемтәләрен булдыруның нәтиҗәле мәйданчыгына, икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасында көч һәм тәҗрибә туплауга хезмәт итәчәген билгеләп үтте. «Бүген цифрлы технологияләрнең көчле үсеше эшчәнлекнең барлык өлкәләренә сизелерлек йогынты ясый. Һәр тармак компанияләрне трансформацияләнергә мәҗбүр итә торган цифрлы революция кичерә. Биредә төп өстенлек гадәттәгечә сәнәгать предприятиеләренә бирелә. Икътисадның реаль секторын җәлеп итү, цифрлы технологияләрне эшләү һәм алга этәрү максатыннан, Без Россиянең һәм глобаль компанияләрнең алдынгы цифрлаштыру үзәкләре белән хезмәттәшлек итәбез. Шуның белән беррәттән, республика предприятиеләре цифрлы технологияләрне үзләштерү буенча үз проектларын гамәлгә ашыра. КАМАЗ пилотсыз автомобиль проектын эшләтеп җибәрде, актив куркынычсызлык системасы булган йөк машиналарын кертә. Бишенче буын машиналарын эшләү кысаларында цифрлы алымнар кулланылды. Технологияләр сынау үткәрү һәм җитештерүне әзерләү вакытын киметергә мөмкинлек бирде», - диде республика президенты.

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика предприятиеләренең цифрлаштыру процессларына җәлеп ителүе түбән булып кала. Әйтик, экспертлар бәяләгәнчә, Татарстанның өчтән бере генә цифрлы күчеш ориентирларын билгеләгән: «Якын арада предприятиеләр цифрлыга күчүне башлап җибәрмәсә, яңа гына эш башлаган түгел, ә традицион базарлар перифериясенә эләгәчәк. Болар барысы да сәнәгать комплексының артта калуына һәм тулаем икътисад өчен кайбер куркынычлар барлыкка килүгә китерәчәк», – дип белдерде республика башлыгы.

Семинар эше көн дәвамында барачак. Чараның фоторепортажын «Вконтакте» челтәренең «Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә таба аласыз.

Фото: Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе, ТР Президенты матбугат хезмәте

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 12:25