Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың 2нче балалар музыка мәктәбе укучысы Роман Вәлиев үзенең уйнавы белән тагын бер тапкыр республика башкаласын таң калдырды. Халык уен коралларында башкаручыларның V Халыкара конкурсында ул аерым номинациядә I дәрәҗә лауреат булды.

Роман Вәлиев С. Д. Орехов исемендәге IV Халыкара конкурста шулай ук I дәрәҗә лауреат булды, чара "XXI гасырда классик гитара" XII Халыкара фестивале кысаларында узган иде. Төп бүләк сыйфатында аңа гитара бүләк ителде, аны Петербург остасы Михаил Федченко тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 12:00