Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Павловна Козинага 90 яшь тулды.

Екатерина Павловна ТАССРның Тукай районы Илбухтино авылында туа. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда туган авылы колхозында эшли. 1964 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы «Камазстройтрест» предприятиесендә хезмәт куя. Екатерина Павловна дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар."1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветеранны Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев һәм ТИҮ рәисе Надия Гришаева да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 4 апрель 2019, 13:47