Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

4 апрель көнне «Авызыңны ач» («Открой рот») рус телендә кычкырып уку буенча чемпионатның сайлап алу турында 16 кеше катнашты. Алар өч раунд узарга тиеш булды, катнашучыларны һәр раунтта таныш булмаган текстлар көтте һәм аларны укып чыгарга бер минут вакыт бирелде. Уку тизлеге бу очракта мөһим түгел, ә өстәмә күнекмә генә дип исәпләнде, чөнки жюри әгъзалары уку техникасын һәм артистизмны бәяләде.

Катнашучылар беренче раундта – Ад Мэргинем нәшрияты әсәрләреннән өзекләрне, икенчесендә – «Зур китап» премиясе лауреатлары әсәрләреннән өзекләрне, ә өченче раунда «Лицей» премиясе лауреатларының шигырьләрен укыды.

Финалга өч укучы: Фәния Җәләлетдинова, Людмила Ваганова (узган елның җиңүчесе) һәм Людмила Широкова  чыкты. Алар классик шагыйрьләрнең апрель турында язган шигырьләрен укыды. Көндәшләреннән бер баллга өстенлек белән 2019 елның «Авызыңны ач» рус телендә кычкырып уку чемпионатының сайлап алу туры җиңүчесе булып Широкова Людмила танылды. Алга таба ул Самара шәһәрендә узачак «Идел буе» конференциясендә Чаллы данын яклаячак, анда җиңгән очракта, Мәскәүдә узачак финалда катнашу мөмкинлеге алачак.

Җомга, 5 апрель 2019, 14:08