Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм "Кызыл тау" мәдәният үзәге 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызларны ел саен үткәрелә торган "Сабан туе гүзәле - 2019" шәһәр конкурсында катнашырга чакыра. Әлеге чара яшьләр арасында татар милли мәдәниятен алга таба үстерү һәм пропагандалау максатыннан үткәрелә. Быел конкурс 26 нчы тапкыр оештырыла.

Җиңүче "Сабан туе гүзәле" титулын алачак һәм автомат рәвештә "Татар кызы - 2019" халыкара конкурсында катнашачак. Сайлап алу туры 18 апрель көнне 17:00 сәгатьтә "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә (Чулман пр-ты, 119В йорты) узачак. 

Гаризалар өчен электрон почта адресы: kzl.tau@mail.ru

Белешмә өчен телефон: 8 962 571 55 05

Сишәмбе, 9 апрель 2019, 08:40