Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Яр Чаллы госпитале хезмәткәрләре сугыш ветераннары өчен «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар уздырдылар. 

Госпиталь сырхауханәсенә беркетелгән пациентлар белән дәвалау физкультурасы флешмобы уздырылды. "Ачык ишекләр көне" оештырылды, аның барышында пациентлар белән сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмәләр үткәрелде. Волонтерлар-медицина көллияте медиклары һәм студентлары катнашында госпитальгә килүчеләргә физик активлыкның файдасы, сәламәт туклану принциплары турында белешмәлекләр таратылды. Шулай ук аларга даими диспансер күзәтүенең кирәклеге турында сөйләделәр һәм бушлай диспансерлаштыруны узарга чакырдылар.

Атна буе госпиталь холлындагы мәгълүмати экранда кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче видеороликлар күрсәтелде.

Җомга, 5 апрель 2019, 14:08