Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда "Вдохновение" ветераннар хорының иҗат эшчәнлегенә 35 ел тулуга багышланган юбилей концерты узды. Бу кичтә сәхнәдән «Ә Чаллыда Бөтен Россия», «Кама таңнары», «Чаллы сиреньнэре», «Хэтер», «Сугышы күптән тәмамланды» һәм халык тарафыннан яратылып өлгергән башка җырлар яңгырады. 

Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Шәһәр Советы депутаты Айрат Зәйнуллин ветераннар хорын юбилее белән котладылар һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе, шулай ук Автозавод районы администрациясе башлыгының хорда күпьеллык иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Хәзерге вакытта хорда 25 кеше чыгыш ясый. Аларның яше 62дән 83 яшькә кадәр. Җыр элеккеге тәрбиячеләрне, укытучыларны, бухгалтерларны, конструкторларны, юристларны, КАМАЗның элеккеге хезмәткәрләрен һәм башка бик күпләрне, шәһәребез файдасына эшләгән кешеләрне берләштерде.

Хор гомер буе шәһәр бәйрәм чараларында актив катнаша. Ветераннар санаторий-курорт учреждениеләренә еш кына концертлар белән чыгалар. Мәктәпләрдә Өлкәннәр көненә, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган концертларда чыгыш ясыйлар. 35 ел эчендә алар тарафыннан 800дән артык концерт бирелгән.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 08:19