Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать уку йортларында укучылар арасында "Академия линиясе" II Республика балалар рәсем иҗаты конкурсы узды. Конкурс мәктәп тарафыннан 2009 елдан үткәрелә, ә 2017 елдан ул Республика дәрәҗәсендә оештырыла. 

Казан, Алабуга, Бөгелмә, Түбән Кама, Җәлил һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 50дән артык катнашучы өч сәгать дәвамында конкурс биремнәрен үтәделәр. Быел катнашучылар станок композициясе буенча үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Чараның укытучылары һәм кунаклары өчен «Статикада Динамика»-Түбән Кама шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Людмила Зименкова, шулай ук «Станок композициясендә тон» – Яр Чаллы шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Каширская тарафыннан мастер – класслар үткәрелде.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 08:51